төен


төен
и. 1. Җеп, бау, яулык һ. б. ш. ларда бәйләнгән, төйнәлгән урын; шулай ук бау, җеп һ. б. ш. йомшак, озынча әйберләрнең элмәк сыман итеп тарттырылып төйнәлгән өлеше 2. Эченә төрле әйберләр салынып, оч-очлары бергә бәйләнгән яулык, тукыма кисәге һ. б. ш. 3. Юллар, элемтә чаралары һ. б. ш. ның бер-бере белән очраша, кисешә торган урыны 4. күч. Вакыйгаларның, эш-хәлләрнең, мөнәсәбәтләрнең катлаулы үрелмәсе, берлеге, бергә туры килүе. Эчтә, күңелдә калган авыр рәнҗү, канәгатьсезлек хисе. Күңелдә сакланган үпкә, нөктә 5. Организмда теге яки бу күзәнәкләр тупланган урын нерв төене 6. Электр чылбырының берничә тармагы тоташкан нокта 7. физ. ТӨЕННӘР – Торгын дулкыннарда кинетик яки потенциаль энергия нульгә тигез булган нокталар 8. мат. Дифференциаль тигезләмәнең үзенчәлекле нокталарыннан бер төре. ТӨЕН НОКТАСЫ – мат. Кәкренең үз-үзе белән кисешү ноктасы. ТӨЕН ТӨЮ – Нык итеп төйнәлү

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.